news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә бәби театрларның белем бирү форумы үтә

Бу юнәлеш безнеке кебек провинциаль театрга акчалата керем китермәскә дә мөмкин.

(Минзәлә, 30 гыйнвар, «Татар-информ», «Минзәлә-информ» Илдус Шаһиев,). Бүген Минзәлә театрында бәби театрларның иҗади белем бирү форумы үтә. Минзәлә театры коллективы Татарстан беренче булып бу жанрда спектакль куйган иде.

2018 елда башланган иҗади эзләнү тагын бер спектакль чыгарырга мөмкинлек бирде. Һәм менә яңа борылыш, яңа директор Ильнур Гайниев бу хәрәкәткә яңа импульс бирергә булган. Үзе әйткәнчә, Алмаз Садриев идеясе белән форум үткәрергә булган. Бу турыда район мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Бу адымга бик җитди керешүләрен күрсәтүче бер генә фактны атыйбыз: экспертлар составы җитәкчесе — «Театр —балаларга» порталын оештыручы «Алтын маска» премиясенең экспертлар советы әгъзасы Марина Шимадина килде. Татарстанда танылган театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламовның, башка театр коллективларыннан делегацияләр килү-теманың кызыклы һәм бу юнәлешнең перспективалы булуы хакында сөйли.

Форумны ачу тантанасында кунакларны тирән эчтәлекле чыгышы белән район башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗимев сәламләде. Ике көн дәвамында экспертлар һәм кунаклар дистәгә якын спектакль караячаклар. Минзәләгә Әлмәт, Уфа театрлары тере спектакль күрсәтәчәк, Мәскәү һәм Гамбург театрларыныкы онлайн күрсәтеләчәк.

Бу юнәлеш безнеке кебек провинциаль театрга акчалата керем китермәскә дә мөмкин. Әмма бу спектакльләрне карап үскән балалар алга таба театрның олы яшьтәге тамашачысы булуга гарантия бирә.

Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/teatrlarny-belem-bir-forumy-minzld-t

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100