Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театрында яшь драматургларның лабораториядә язылган пьесалары укыла
«Яңа татар пьесасы — 2020» яшь татар драматурглар лабораториясенә нәтиҗәләр ясалды.
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Яңа татар пьесасы — 2020» яшь татар драматурглар лабораториясенең финалына 11 яшь язучы чыккан. Камал театрында яшь драматургларның пьесаларын уку бара.
11 пьеса өч көн дәвамында Камал театрының Кече залында укыла. Бүген пьесалар укуның икенче көне.
29 гыйнварда Алсу Хәлимова, Булат Минкин, Ильмира Әлетдинова, Рүзәл Әхмәдиев текстлары укылды. Бүген Артур Шәйдуллин, Миләүшә Имамназарова, Рәдиф Кашапов, Алсу Вәлиуллина пьесалары укыла.
Лабораториянең педагоглары — Олжас Жанайдаров, Юлия Тупикина, Нияз Игъламов, Ркаил Зәйдулла. Алар лаборатория дәвамында лекцияләр укыганнар, катнашучылар белән онлайн эшләгәннәр.
Пьесаларны Камал театры артистлары укый. Пьесалар укуның режиссерлары — Рамил Гәрәев, Айдар Җаббаров, Лилия Әхмәтова. Укылган пьесаларны соңыннан Юлия Тупикина анализлый.
Залда яшь язучыларның иҗаты белән кызыксынучылар күп түгел иде. Яшь драматурглар нигездә үз әсәрләрен укыганда гына киләләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз