news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов: Халык бүгенгесе көндә эстрада белән яши

"Эстрада бүлеге ачылу - шәп идея", - диде Салават Фәтхетдинов.

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Татар дәүләт филармониясендә Эстрада бүлеге ачылуын уңай бәяләде. Бу хакта ул үз фикерләрен Татарстан мәдәният министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышынннан соң "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

"Халык бүгенгесе көндә эстрада белән яши. Бөтен кеше дә фольклор карамый, бөтен кеше дә операга йөри алмый яки йөрисе килми. Халыкка иң якын әйбер - ул эстрада. Эстрада бүлеге ачылу - шәп идея", - диде Салават Фәтхетдинов.

"Бер яңа депутат "Эстрада сәнгать түгел", дигән ялгышрак сүз ычкындырган. Бу мәгънәсезлек. Ул кеше сәнгатьне ничек күрә икән? Акыллы булырга тырышып кеше ишетмәгән сүз әйтеп карыйсы килдеме икән?", - дип аптырый күренекле җырчы.

"Филармониядә эстрада булган, бар һәм булачак. Кадим Нуруллинга булышырга кирәк булса, мин бу эштә катнашырга әзер", - диде Салават Фәтхетдинов.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Эстрада бүлеге ачылачагы турынла Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан мәдәният министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100