news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ришат Төхвәтуллинга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

Мактау билгесен артистка Татарстан Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе утырышында Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Ришат Төхвәтуллинга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде
Рамиль Гали

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Ришат Төхвәтуллинга Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде.

Мактау билгесен артистка Татарстан Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе утырышында Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Татарстанның атказанган артисты исеме Кариев театры артисты Лилия Низамиева, "Мураками" төркеме солисты Диләрә Ваһапова, "Ворожея" рус җыры театры җитәкчесе Эльвира Калашниковага, "Бәрмәнчек" керәшен мәдәнияте фольклор ансамбле баш дирижеры Эрдни Чавлиновка бирелде.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме рәссам Земфира Бикташевага бирелде.

Иннополиста Татарстан мәдәният министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе үтте. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Ипатов, Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова катнашты.



Галерея: Итоговая коллегия Министерства культуры Республики Татарстан
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100