news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хозур ТВ» мөселман телеканалы смартфоннарда күрсәтә башлаган

Теләгән һәркем «Хозур ТВ» телеканалын карый һәм «Азан» радиосын тыңлый ала.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Беренче мөселман «Хозур ТВ» телеканалын хәзер дөньяның теләсә кайсы почмагыннан торып кесә телефонында карарга мөмкин. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәзарәтнең «Хозур» Нәшрият йорты IOS һәм Android платформалары өчен махсус «Хозур ТВ» мобиль кушымтасын эшләде. Шул рәвешле, теләгән һәркем «Хозур ТВ» телеканалын карый һәм «Азан» радиосын тыңлый ала.

Кушымтаның уңайлы һәм аңлаешлы навигациясе «Хозур ТВ»ның YouTube-каналы һәм социаль челтәрдәге битләренә дә керергә мөмкинлек бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100