news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Габдулла Тукай әдәби музеенда журналист Данил Сәфәров экскурсия уздырачак

«Йолдызлы экскурсия» циклында Рабит Батулла, Рөстәм Абязов, Фәнис Җиһанша һәм башкалар катнашкан булган.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2020 елның 5 февралендә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Мабугат.ру» сайты җитәкчесе, ТНВда «Кадак» тапшыруының алып баручысы Данил Сәфәровның «Йолдызлы экскурсиясе» узачак. Бу хакта «Татар-информ»га музей директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

«2013 елдан бирле тамашачылар «Йолдызлы экскурсия»ләргә бик теләп киләләр. Айга бер тапкыр музейда мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, матбугат һәм төрле учреждениеләр вәкилләре, галимнәр һәм спортсменнар экскурсия уздыра», — диде ул.

Гүзәл Төхвәтова әйтүенчә, музейда «йолдызлы» экскурсияләрне 2013-2015 елларда Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, шул чорда Төркия Республикасының Татарстандагы Генераль консулы Садри Тунч Англы, скрипкачы, дирижер Рөстәм Абязов, ТРның атказанган артисты Фәнис Җиһанша, журналист Гөлүсә Закирова, ТРның атказанган табибы, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Бакиров һәм башкалар уздырган.

«Габдулла Тукай әдәби музееның яңа экспозициясендә «Йолдызлы экскурсия» циклын «Мабугат.ру» сайты җитәкчесе Данил Сәфәров дәвам итә. Экскурсия барышында ул Тукайның журналист буларак эшчәнлеге турында сөйләр. Тукай әсәрләреннән үзенә ошаганнарын да укыр. Йолдызлы «экскурсовод»ның кунаклары — журналистлар», — диде Гүзәл Төхвәтова.

Чара 14.00 сәгатьтә башлана.



news_right_1
news_right_2
news_bot