news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада Стелла Габдрахмановага багышланган күргәзмә ачылды

«Казан арты» тарих-этнография музеенда ТАССРның 100 еллыгы, район оешуга 90 ел тулу уңаеннан «Шәхесләрдә — Арча тарихы» проекты буенча күргәзмәләр оештырыла.

Арчада Стелла Габдрахмановага багышланган күргәзмә ачылды
arskmedia.ru

(Арча, 30 гыйнвар, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре»). Арчада матур күргәзмәләр залында Арча ягының горурлыгы, 34 елдан артык балаларга белем бирүче, танылган укытучы Габдрахманова Стелла Зәки кызына багышланган «Хезмәткә — хөрмәт» исемле күргәзмә ачу тантанасы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Казан арты» тарих-этнография музеенда ТАССРның 100 еллыгы, район оешуга 90 ел тулу уңаеннан «Шәхесләрдә — Арча тарихы» проекты буенча күргәзмәләр оештырыла.

Эчтәлекле күргәзмәне Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мөхетдинов Рамил Рафис улы ачып җибәрде.

Стелла Зәки кызын якыннан белгән, аның тормыш юлын, педагогик хезмәт эшчәнлеген өйрәнеп «Акланган өметләр» китабын иҗат итүче, күп еллар укытучы булып эшләүче Насыйбуллина Рузалия Ибраһим кызы да китап язылу тарихын сөйләде, истәлекләре белән уртаклашты.

Кичәдә Стелла Зәки кызы укыткан укучылар истәлекләрне уртаклашып зур рәхмәт, олы хөрмәтләрен җиткерде.

Стелла Зәкиевна үзе күргәзмә ачылышында катнашып, узенең рәхмәт сүзләрен җиткерде, аннан рус әдәбиты язучыларының әсәрләреннән өзекләрне яттан сөйләп килгән кунакларны, студенларны көлдерде дә, елатты да.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100