news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актер һәм режиссер Габдулла Кариевка туган ягы Нурлатта һәйкәл куелачак

Нурлатта Габдулла Кариевка һәйкәл куелу ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында мөһим вакыйгаларның берсе булачак.

Актер һәм режиссер Габдулла Кариевка туган ягы Нурлатта һәйкәл куелачак
nurlat-tat.ru

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Тиздән күренекле актер һәм режиссер, татар театрына нигез салучы Габдулла Кариевка туган ягында — Нурлатта һәйкәл куелачак. Бу хакта «Нурлат-информ» район газетасы яза.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин үткәргән Иҗтимагый совет утырышында һәйкәл кую мәсьәләсе төп темаларның берсе булды. Чарада катнашучылар ике мәсьәләне (һәйкәлнең макетын раслау һәм аның шәһәрдәге урынын билгеләү) карады.

Утырышта сынчы, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Александр Дресвянников та катнашты. Ул нурлатлыларга танылган футболчы Галимҗан Хөсәенов һәйкәленең (ул шулай ук биредә урнаштырылган) авторы буларак та таныш.

Сынчы Габдулла Кариевка һәйкәл кую идеясе инде күптән туганлыгы, эскизны бер атна эчендә эшләве хакында сөйләде.

Нурлатта Габдулла Кариевка һәйкәл куелу ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында мөһим вакыйгаларның берсе булачак. Әлегә һәйкәлнең кайда урнаштырылачагы хакында сорау ачык кала. Нурлатлылар Instagram социаль челтәрендә әлеге уңайдан үз тәкъдимнәрен җиткерә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100