news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил Фәйзрахманов Курган зиратына җирләнә

Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату мәрасиме Мәрҗани мәчете ишегалдында булды.

Камил Фәйзрахманов Курган зиратына җирләнә
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Венера Ганиеваның ире, танылган тавыш режиссеры Камил Фәйзрахманов Курган зират комплексында җирләнә.

Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату мәрасиме Мәрҗани мәчете ишегалдында булды.

Мәрхүм белән хушлашу сүзләрен ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, гаилә дусты, танылган артист Равил Шәрәфиев әйтте.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Венера Ганиева килүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

Җеназа намазын Мансур хәзрәт Җәләлетдинов укыды.

news_right_1
news_right_2
news_bot