news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы театры Шамил Идиатуллин романы буенча спектакль чыгарды

Спектакль 4 сәгать бара.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы татар дәүләт драма театры дүрт сәгать бара торган спектакль чыгарды. «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектакленең премьерасы кичә булды.

«Шәһәр. Нокта. Брежнев» — Чаллы татар дәүләт театрының яңа бинасындагы өченче премьера. Театр яңа бинадагы сәхнәне Илгиз Зәйниевның «Туйга ничә көн калды» комедиясе белән ачты. Балалар өчен Илгиз Зәйниевның «Тыпырдык» әкиятен куйды.

«Шәһәр. Нокта. Брежнев» — Шамил Идиатуллинның «Город Брежнев» романы буенча куелды. Режиссёры — театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. Инсценировка авторы да ул үзе. 

Спектакль ике тәнәфес белән бара. Аның озын булуын Олег Кинҗәгулов романның озынлыгыннан һәм яхшы текстны мөмкин кадәр күбрәк кертәсе килүе белән аңлатты.

Премьерага язучы һәм журналист Шамил Идиатуллин үзе дә кайткан иде. Ул әлеге әсәргә алынган театр коллективына һәм аның сәнгать җитәкчесенә рәхмәтләрен җиткерде. «Мин театрга ниндидер шартлар куймадым, аларга үзләре теләгәнчә куя алдылар», — диде Шамил Идиатуллин журналистларга спектакль алдыннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100