Төмән татарлары «Дуслык» җыр ансамбленең иҗат юллары

Төмәннең «Дуслык» Халык җыр ансамбле үзенең 20 елга сузылган иҗат юлында милли сәнгатебезгә фидакарь хезмәт итү үрнәген күрсәтте
(Төмән, 29 декабрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмәннең әле генә данлы юбилеен билгеләп үткән «Дуслык» Халык җыр ансамбле үзенең 20 елга сузылган иҗат юлында милли сәнгатебезгә фидакарь хезмәт итү үрнәген күрсәтте.
«Дуслык» сәнгать коллективы узган гасырның 70 нче еллар ахырында Төмән районының соңрак шәһәр кысаларына кертелгән Кырынкүл исемле борынгы себер татарлары авылында 6 яшеннән тальян гармунда уйный башлаган, мәктәптә укытучысы Гайшә апасыннан иң гүзәл татар җырларын өйрәнеп калган, инде үсеп җиткәч, музыка мәктәбендә читтән торып белем алган, баянистлар курсын тәмамлаган җыр сөюче Әсмабикә оештырган үзешчән сәнгать түгәрәге нигезендә барлыкка килә.
Аңа кадәр Әсмабикә, гаиләдә олы бала буларак, тол калган әнисенә ярдәмче булырга тиешлеген аңлап, күңеле мәдәният, сәнгать өлкәсенә тартылып торса да, тормыш итәрлек һөнәр алу өчен урман техикасы училищесын тәмамлап, юллама белән Калининград өлкәсендә эшләп, туган якларына әйләнеп кайта. Әле укыган елларында ук кызының күңеле тирәнлегенә сәнгать юлыннан китә алмаудан кереп яшеренгән сагышын дәваларга телщптер инде, тормыш җитешсезлекләрен бер якка салып, әнисе аңа баян сатып алган. Менә шул баян рухи юлдашна щверелгщн, аңа сәнгать юлларын читләтеп үтмәскә ярдәм иткән дә инде. Кайда яшәсә, кайда эшләсә дә, моңлы баяныннан аерылмаган Әсмабикә.
1974 елда Вәлимә Ташкалова һәм төмәнлеләрнең ул еллардагы сөекле баянчысы Илгиз Рузеев Төмән Аккумулятор заводының Мәдәният йортында оештырган татар сәнгать төркменә йөреп, сәнгатькә бар буш вакытын, бар сәләтен бирергә әзер булуын аңлый Әсмабикә. Алга узып, шуны да әйтеп үтәсе килә. Үз белгечлеге буенча шактый еллар хезмәт иткәннән соң, менә инде 18 ел Әсмабикә өлкә мөселманнары Идарәсе җитәкчесенең сәркатип-референты вазифаларын үти, туган авылында мәчет салдырды, Хаҗ кылып кайтты, инде лаеклы ялда булуына карамастан, дин тәгълимәте белән югары кешелеклек хисләре тәрбияли торган милли сәнгатебезнең аерылгысыз бердәмлегеннән килеп чыга торган гармония хакына хезмәт итә ул.
Бәхеткә, язмыш югарыда телгә алынган Илгиз Рузеев җитәкчелегендәге сәнгать төркеменә килеп кергән Хәким Мирхәйдәров белән очраштырып кавыштыра. Хәким килгәч, Кырынкүлдә Әсмабикә оештырган үзешчән сәнгать төркеме яңа киң сулыш ала.
Ялутор районының Тәрсәк исемле (юкка чыккан авылларның берсе) авылында дөньяга килгән, Төмән сәнгать училищесын тәмамлаган, музыка мәктәбенең баян классында осталыгын чарлаган Хәким белән Әсмабикәне бер_берсен ярату хисләре генә түгел, милли моңнарыбызга булган чиксез мәхәббәт тә якынлаштыра, аерылгысыз олы бер җанга әверелдерә аларны. Әсмабикә үскән Кырынкүл, Хәким туган Тәрсәк, балачагы узган Сәел авылларында да халык җыр-моңнан аерылмый яшәгән. Хәкимнең Мари Эль җирендәге Бәрәңге районында туган, яшүсмер чагында ук язмыш җилләре Себергә китереп төпләндергән әтисе Барый Мирхәйдәровның күңеле дә сагыну сагышлары катнаш моң белән тулы булган, әтисенең күңел моңы, борынгылыкны сагыну хисе халык җырлары аша улына да күчкән.
Әсмабикә белән Хәкимнең ике кызлары – медицина буенча белем алган Гүзәл белән бүгенге көндә Төмән дәүләт университетының татар бүлеге укытучысы, филология фәннәре кандидаты Әлфия ике баян, җыр яңгырап торган гаиләдә милли моңнарыбызга гашыйк булып, җырлап үсәләр, «Дуслык» ансамблендә яшүсмер чакларыннан ук катнашалар. Ансабль квартетының ике җырчысы да – инде үзләре әни булган Гүзәл белән Әлфия.
Әле 1992 елда ук Фәрит Хәкимов оештырып үткәргән гаилә ансамбльләре фестивалендә Мирхәйдәровларның гаилә ансамбле беренче урынны яулап, лауреат исеменә лаек була. 2002 елда Лысьва шәрәрендә үткәрелгән «Минем ирем гармунда уйный» дип аталган Идел-Урал төбәге фестиваленә чакырыла Мирхәйдәровлар гаилә ансмбле, анда алар «Фестивальне ачу» номинациясендә беренче урынны яулыйлар, фестивальне ябу тантанасы да алар гөрләтеп башкарган «Күгәрчен гөрлидер» җыры белән төгәлләнә, зал тутырып утырган тамашачылар аягүрә басып алкышлыйлар аларны.
Мирхәйдәровлар гаилә ансамбленең иҗатын «Дуслык» ансамбленнән аерып карап та булмый, ул аның төп нигезен тәшкил итә.
Бер генә мәртәбә яуламый «Дуслык» ансамбле лауреат исемен, Ул өлкә күләмендә үткәрелгән хор сәнгате, ике мәртәбә «Дуслык күпере « Казанда үткәрелгән «Уйнагыз,гармуннар!» фестивалҗләренең лауреаты, Казанда үткәрелгән тагын ике фольклор фестиваленең дипломанты.
1993 елда «Дуслык»ка «Халык җыр ансамбле» исеме бирелә, бүгеге көнгә кадәр ул бу югары исемнең абруен төшерми иҗат итеп яши.
«Дуслык»ның узган юллары күз алдыбыздан үтте, гөлләргә, данга гына күмелеп тормады ул юл, аның шатлыклы көннәрен борчулы айлар, хәвефле еллар алмаштырып торды.
1988 елда Кырынкүл авылында Мирхәйдәровлар иҗат төркеме Хәким эшләгән автотрактор электр җиһазлары заводының Мәдәният сараенда «Дуслык» исемле җыр ансамбле булып урын ала. Күп кенә кырынкүллеләр хезмәт иткән бу заводның җитәкчелеге, профсоюз оешмасы «Дуслык»ка аякка басарга, сәхнә киемнәре җитештерергә ярдәм итә, кирәк чагында транспорт мәсьәләләрен дә хәл итеп тора, 5 елдан сож, нагып өлгергән коллективны зур иҗат юлына озата.
1993 елда үзен танытып өлгергән «Дуслык» ансамблен «Нефтьче» мәдәният сарае үз канаты астына ала. Монда ансамбль 10 ел яши.
- Коллективыбызның иң бәхетле иҗади үсеш чоры шушы «Нефтьче» сараенда эшләгәндә булды, - дип искә ала Әсмабикә.
«Нефтьче» капиталь ремонтка ябылганнан соң, 2003 елдан «Дуслык»ның авыр еллары, яшәп калу өчен көрәш чоры башлана. Өлкә Милли мәдәниятлар йортының «Төзүче» мәдәният сараенда да урнашып карый «Дуслык» коллективы, ел ярым Төмән шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә эшләп ала, урамда калган вакытлары да була.
Телгә алынган мәдәният йортларыннан репетицияләр өчен бернинди шартлар тудырылмау, ул оешмалар җитәкчеләренең салкын битарафлыгы, иҗат коллективының гади генә мәсьәләләрен дә хәл итәргә тырышмаулары аркасында сожгы 5 ел дәвамында бинадан-бинага күчеп, сыеныр почмак эзләп йөрде «Дуслык». Ниһаять, Мелиораторлар бистәсенең «Орфей» мәдәният сараена кереп урнашкач кына коллективның иҗат дәрте якты ялкын булып өр-яңадан күтәрелде.
- Бик күп авырлыклар кичердек, эшебезгә аяк чалып торучылар да булды, әмма иҗат шатлыгы, ирешелгән уңышлар үтеп киткән авырлыкларны оныттыра. Хәзер, идарә органнарыннан да ярдәм сизелә башлагач, «Орфей» сараеның Гөлнара Сәгыйтова җитәкчелегендәге коллективы шулкадәр җылы кабул иткәч, «Дуслык»ны яшәтербез, яңа иҗади табышларга ирешербез. Әсмабикәнең генә саулыгы какшамасын, ансыз мин «Дуслык»ны күз алдыма да китерә алмыйм. Аның музыканы тою хисе бигрәк тә тирән, күңеле сизгер, ансыз яши алмас иде иҗат коллективыбыз, - дип рухланып та, кайгыртып-сызланып та әйтә хәзер «Дуслык» Халык җыр ансамбленең җитәкчесе Хәким Мирхәйдәров.