news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан байрагы көнендә Казан телебашнясы аның төсенә керәчәк

Быел Татарстанның дәүләт символы 30 еллыгын билгеләп үтә.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Дүшәмбе, 29 ноябрьдә, 17.00-22.00 сәгатьләрдә Россия телевизион һәм радио тапшырулар челтәренең Казан телебашнясы Татарстан байрагы көне хөрмәтенә архитектура-сәнгать төсләре бәйрәм сценариен кабызачак.

Республика байрагының яшел төсе язны, яңарышны символлаштыра, ак төс — пакълык төсе, ә кызыл — өлгергәнлек, энергия, көч һәм тормыш символы. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел Татарстанның дәүләт символы 30 еллыгын билгеләп үтә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100