news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербург шәһәрендә Сәидә Мөхәммәтҗанованың концерты булачак

Ул биш яшьтән җырлый башлый, барысы да «Ак калфак» фольклор төркеменнән башлана, анда ул мөнәҗәтләр җырларга өйрәнә.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 17 декабрьдә Санкт-Петербург дәүләт академик капелла сәхнәсендә Сәидә Мөхәммәтҗанованың концерты була. Анда виртоуз, татар халык уен коралларында уйнаучы Ринат Вәлиев та катнаша. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәидә Мөхәммәтҗанова ундүрт яшендә танылды, ул вакытта «Голос. Дети» тамашасының икенче сезоны финалына җиткән иде. Ул биш яшьтән бирле җырлый.

Бүгенге көндә Сәидә Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты, Казан шәһәре мэры стипендиаты, Татарстан Республикасы Президенты стипендиаты, Казан шәһәр филармониясе солисты булып тора. Аның төп максаты — бөтен дөньяда татар милли мәдәниятен популярлаштыру.


news_right_1
news_right_2
news_bot