Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир шәһәрендә Татар мәдәнияте көннәре «Бәхет» үзәгенең 20 еллыгына багышлана
«Бәхет» Татар милли-мәдәни үзәгенә багышланган кичәдә татар халкының милли ризыкларыннан авыз итеп булачак.
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Быел Владимир шәһәрендә «Татар мәдәнияте көннәре» IX фестивале «Бәхет» Татар милли-мәдәни үзәгенең 20 еллыгына багышлана. «Мирас» иҗат студиясе һәм Татарстанның Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле 28 ноябрьдә Мәдәният йортында бәйрәм концерты күрсәтә. Бу хакта Владимир өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
Фестиваль ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза. Биредә күргәзмә эшләячәк, чәй табынында татар халкының милли ризыкларыннан авыз итеп булачак. Пандемия аркасында тамашачылар концерт залының яртысына сыярлык кына кертелә.
«Бәхет» Татар милли-мәдәни үзәгенең 20 еллык эшчәнлегендә татар телен һәм мәдәниятен саклау төп бурыч итеп куелган. «Әгәр Татарстан Хөкүмәте кадрлар мәсьәләсендә ярдәм итсә, без бик тә рәхмәтле булыр идек. Безнең студия бар, шәһәр чараларында чыгыш ясыйбыз. Татарлардан тыш, рус милләте вәкилләре дә фестивальне тамаша кылырга теләк белдерде», — дип искәртте режиссер Индира Янбәкова.
Проект «Бәхет» Татар милли-мәдәни үзәге һәм «Владимир өлкәсе татарлары автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан Владимир өлкәсе хакимияте, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Владимир шәһәре хакимияте ярдәмендә гамәлгә ашырыла, диелә Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз