news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта «Уйнагыз, гармуннар!» төбәкара бәйгесен онлайн оештыралар

Баянчылар, гармунчылар, курайчылар, кубызда уйнаучылар һ.б. видео яздырып, аның сылтмасын һәм гаризаны электрон почтага юлларга тиеш.

Екатеринбургта «Уйнагыз, гармуннар!» төбәкара бәйгесен онлайн оештыралар
https://tatur.tatarstan.ru

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Екатеринбургта яшәүчеләрне милли уен коралларында уйнаучыларның «Уйнагыз, гармуннар!» төбәкара онлайн-бәйгесенә чакыралар. Бәйгедә һәвәскәр инструменталь коллективлар һәм аерым башкаручылар (баянчылар, гармунчылар, курайчылар, кубызда уйнаучылар һ.б.) катнаша ала. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Онлайн-бәйге 12 декабрьдән башлап «Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сарае» дәүләт автономияле мәдәният учреждениесе сайтында (www.sgodnt.ru) һәм «Әрәкәй авылы милли-мәдәни комплексы муниципаль учреждениесе»нең рәсми төркемнәрендә (http://arakaevo.kultur.ru/, «ВКонтакте», «Одноклассники») үткәрелә.

Бәйгедә катнашучыларның саны чикләнмәгән. Алар үзе сайлап алган бер милли әсәр тәкъдим итә.

Конкурста катнашу өчен гаризаны 7 декабрьгә кадәр е-mail:salavatarakaevo@mail.ru адресына юлларга, хатта видеога сылтама күрсәтергә кирәк.

Әлеге чара Россия Президентының «Россия Федерациясендә Хәтер һәм дан елын уздыру турында»гы Указын үтәү, Свердловск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасындагы Хезмәттәшлек хакындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында, ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү һәм Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сараеның 2020 елга билгеләнгән төп чаралар планы нигезендә үткәрелә.

Конкурсны Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы; «Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сарае» дәүләт автоном мәдәният учреждениесе;«Әрәкәй авылы милли-мәдәни комплексы муниципаль учреждениесе» гамәлгә куя һәм оештыра

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100