news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада «Ике аккош» республика музыка конкурсының Гала-концерты узачак

Конкурста үзешчән башкаручылар катнаша.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 4 декабрьдә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә «Ике аккош» республика музыка конкурсының Гала-концерты узачак. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы хәбәр итә.

Фестиваль Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Фәридә Кудашева һәм БАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Бәхти Гайсин иҗатына багышланган.

«Ике аккош — 2012» елдан башлап ике номинация — «Инструменталь башкару» һәм «Вокал» буенча үткәрелә торган конкурс-фестиваль. Конкурста үзешчән башкаручылар катнаша.

Алар арасында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, Башкортстанның атказанган артисты Фәридә Тимербаева, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Тимербаев, филология фәннәре кандидаты, доцент Альбина Хәлиуллина һәм башкалар бар.

Чара Башкортстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы, «Башкортстан халыклары ассамблеясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Башкортстан халыклары дуслыгы йорты, Авыргазы һәм Чишмә районнары хакимияте ярдәме белән оештырыла.

Гала-концертта конкурста җиңүчеләр һәм танылган артистлар, Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатын яратучылар чыгыш ясаячак. Кичәнең махсус кунагы — популяр «Бәхетле» төркеме.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100