news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Абушахманов Театр эшлеклеләре берлегенең милли театрлар кабинеты сәркатибе булды

Россия Театр эшлеклеләре берлегенең VIII съездында шул хакта игълан ителгән.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов Россия Театр эшлеклеләре берлегенең милли театрлары кабинеты сәркатибе итеп сайланды.

Россия Театр эшлеклеләре берлегенең 23 октябрьдә узган VIII съезды нәтиҗәләре буенча шул хакта билгеле булды, дип яза «Башинформ».

«Айрат Әхтәм улының тәҗрибәсе һәм профессионаллыгы РФ Театр эшлеклеләре берлегенең бөтен Россиядә милли театрларының киләчәге өчен җавап бирә торган мөһим структураларының берсен җитәкләргә мөмкинлек бирде. Бу безнең театр өчен зур дәрәҗә һәм шатлык», — дип шәрехләделәр театрда.

news_right_1
news_right_2
news_bot