news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама язучысына Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшырылды

«Туган як» газетасы баш мөхәррире Фәрит Имамов «Эт тырнагы» детектив романнар җыентыгы өчен бүләкләнгән.

Түбән Кама  язучысына Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшырылды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бар гомерен журналистикага багышлаган язучы, Түбән Камада нәшер ителүче «Туган як» газетасы баш мөхәррире Фәрит Имамов «Эт тырнагы» детектив романнар җыентыгы өчен быел Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Шушы көннәрдә Фәрит Фәйзетдин улына премия таныклыгы һәм аның күкрәк билгесе тапшырылган. Шәһәрдәшебездән кала, быел әлеге әдәби премиягә «Язмышлар такыясы» шигырьләр җыентыгы өчен Сания Әхмәтҗанова, «Там, где цветет шиповник» китабы өчен Ольга Кузьмичева-Дробышевская лаек булды.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда гамәлгә куелган. Һәр елны берлек әгъзаларыннан 6 кешегә әлеге премия (3 төп премия, 3 кызыксындыру премиясе) тапшырыла. Бер премияне әдәби түгәрәккә тапшыру мөмкинлеге дә каралган.

Әдәбият өлкәсендә үзләрен күрсәткән 10 студентка ел буе Сөләйманова стипендиясе түләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100