news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйсән Сафина: Язучылар яшь иҗатчылар белән очрашуларга йөрми диярлек

«Идел» яшьләр үзәге директоры «Иделем акчарлагы» бәйгесе үткән вакытта иң еш кунакка килүче язучыларны атады.

Ләйсән Сафина: Язучылар яшь иҗатчылар белән очрашуларга йөрми диярлек
Солтан Исхаков

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина татар язучылары яшь иҗатчылар белән очрашуларга сирәк йөри дип саный. Бу фикерен ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе узган көннәрдә берәр чара узса да, очрашуга язучылар йөрмәвен күреп, күңел төшә. Язучылар берлеге «Иделем акчарлагы» белән беренче елларда актив эшләгән бит. Газинур Морат, Марат Закир, Әлфәт Закирҗанов, Ләбиб Лерон һәм Илсөяр Иксанова 20 ел дәвамында бәйгенең жюри әгъзалары булып эшләп килде, без аларга бик рәхмәтле, бу шәхесләр безне беркайчан да кире какмады», — ди ул.

Ләйсән Сафина Язучылар берлегендә булган бөтен әгъзага дәгъва итмәвен аңлатты. Мисал буларак ул даими ярдәм итеп торучы Рәмис Аймәтне китерде. Бәйгенең беренче елларында ул вакытта рәис булган Фоат Галимуллинның язучыларны үзенең машинасында җыеп алып килүен, Мөдәррис Әгъләм, Илдар Юзеевларның еш кунак булуын да билгеләп үтте. 

«Мәсәлән, Рабит абый Батуллага шалтыратабыз икән, ул «Волга» үзәгенә үзенең машинасында утырып килә. Аның өчен килү проблема түгел. Язучылар берлегенең, бәлки, бу бәйгене күрәсе килмидер, чөнки үзләренең дә альтернатив форматта бәйгеләре бар. Аңа карап, язучы яшьләр саны артмады. "Иделем акчарлагы”нда катнашкан яшьләр башка бәйгеләрдә дә үзләрен сыный һәм бу нормаль күренеш», — диде Ләйсән Сафина.

Ләйсән Сафина «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең уздырыла башлануына 20 ел булганын, аның яшьләр өчен оештырыла торган әдәби бәйгеләрнең беренчесе икәнлегенә басым ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100