news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер татарлары фольклорын беренче булып немец галиме өйрәнгән

Академик Вильгельм Радловның 1872 елда чыккан фәнни хезмәте Себер татарлары фольклорына багышланган.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Себер татарлары фольклорын беренчеләрдән булып немец галиме, академик Вильгельм Радлов өйрәнгән.

«Вильгельм Радлов 1867-1868 елларда Себернең бик күп авылларында Иртеш, Тубыл, Ык елгалары ярларында яшәүче төрле этник төрләргә караган татарларның фольклорын туплый. Аның 1872 елда Санкт-Петербургта дөнья күргән „Төрки кабиләләрнең халык әдәбияты үрнәкләре“ дигән хезмәтенең дүртенче томы нәкъ менә Себер татарлары фольклорына багышланган», — диде Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова.

Җыентыкта Себер татарларының кырыклап дастаны, әкиятләре һәм башкалар урын алган.

«Бу хезмәттә Себер татарларының кырыклап дастаны, күпсанлы әкият, риваять, легендалары урын алган. Ул халык иҗатын җыюның никадәр тырышлык, сабырлык таләп иткән хезмәт булуын күрсәтә. Соңыннан бу эшчәнлекне Себернең үз кешеләре дәвам итә», — диде Илсөяр Закирова «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Фридрих Вильгельм Радлов (үзгәртелгән исеме — Василий Васильевич Радлов) — көнчыгыш белгече, төрки халыкларны өйрәнүче, этнограф, академик, 150гә якын фәнни хезмәт авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100