Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лэйнаның танылган җырын Түбән Кама егете үзгәртеп башкарган
Таһир Әшрәповның композициясе русча субтитрлар белән татар телендә тәкъдим ителгән.
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүче Таһир Әшрәпов Лэйнаның «Малай на белом барсе» җырына кавер ясаган һәм аны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырган.
Аның композициясе русча субтитрлар белән татар телендә тәкъдим ителгән. Роликны ике көн эчендә 30 меңнән артык кеше караган.
Таһир әлеге видеода республика авыллары буйлап узып, Татарстан брендлары турында сөйләгән: Чистай сәгатьләре, Алексеевск юллары, Атабай казлары, нефть һәм чәк-чәк хакында җырлаган. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев турында да искә алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз