Төбәк үзешчәннәре күршеләре белән йөрешә

Яңа төзелгән һәм ремонтланган клубларда күрше район үзешчәннәре килеп чыгыш ясый

 (Казан, 29 август, “Татар-информ”). Республикада яңа төзелгән һәм ремонтланган клубларга күрше район үзешчәннәренең килеп чыгыш ясаулары оештырыла. Тукай районы Иске Ерыклы үзешчәннәре Бохарай клубына килеп чыгыш ясаган иде. Зәй үзешчәннәре дә Иске Ерыклыда чыгыш ясап кайтты, дип белдерә “Зәй офыклары” газетасы.