news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соцчелтәрләрдә реконструкция ясалган «Казан» милли-мәдәни үзәгенең яңа фотолары чыкты

«Татинвестгражданпроект» проектлау институты яңартылган музейның тышкы һәм эчке күренешләре сурәтләнгән фотолар тәкъдим итте.

Соцчелтәрләрдә реконструкция ясалган «Казан» милли-мәдәни үзәгенең яңа фотолары чыкты
«Татинвестгражданпроект» социаль челтәре

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе социаль челтәрләрдә яңартылган «Казан» милли-мәдәни үзәгенең тышкы һәм эчке күренешләре сурәтләнгән фотолар урнаштырды.

«Сезгә „Казан“ милли-мәдәни үзәгендә (шушы вакыт эчендә аның исеме Казан шәһәренең музей комплексы дип үзгәртелде) алып барыла торган реставрация эшләренең барышы турында күптән сөйләмәгән идек», - диелә хәбәрдә.

Бүгенге көндә әлеге бинада (биредә Милли китапханә ачу күздә тотыла) китап саклагычларда газ ярдәмендә янгын сүндерү системаларын монтажлау эшләре төгәлләнгән. Аңа кадәр су белән тәэмин итү челтәрләрен, тимер каркас антресольләрен һәм монолит баскычларны урнаштыру эшләре тәмамланган иде.

Моннан тыш, төзүчеләр полимер идәннәрне шомартып ялтыратты, яктырткычлар урнаштырды һәм бизәкләү эшләрен башкарды.

Совет модернизмы стилендәге «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасы 1988 елда төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100