news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кинотеатрлар 15 июльдә ачылмаячак

Республикадагы кинозаллар чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына эшли башлый.

Татарстанда кинотеатрлар 15 июльдә ачылмаячак

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсендә аңлатуларынча, Татарстанда кинозаллар чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына ачыла. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Өченче этапка ирешкәч тә, ачачакбыз. 15 июль — юк әле», — дип аңлатты ул.

Элегрәк РИА Новости хәбәр иткәнчә, Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Россиядә кинотеатрларның 15 июльдән эшли башлаячагын әйткән иде.

Премьераларны барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп: социаль дистанцияне саклап, тамашачылар һәм персоналның перчаткалары һәм битлекләре булган очракта карап булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100