news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрының онлайн спектакльләрен күбесенчә хатын-кыз тамашачы сатып ала

Театр онлайн-трансляцияләрен 8 апрельдән башлап җибәрде. Театр сайтыннан 4691 трансляция сатып алынган.

Камал театрының онлайн спектакльләрен күбесенчә хатын-кыз тамашачы сатып ала
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының онлайн-спектакльләрен күбесенчә хатын-кызлар сатып алган, билет алучыларның яртысы диярлек — беренче тапкыр онлайн-тамашага билет алучылар. Бүген труппаның сезон ябылыр алдыннан уздырылган виртуаль җыелышында театр директоры Илфир Якупов кыска сезонга нәтиҗәләр ясады.

Театр онлайн-трансляцияләрен 8 апрельдән башлап җибәрде. Театр сайтыннан 4691 трансляция сатып алынган. Җыемнарның гомуми суммасы — 350 649 сум. Башта театр җитәкчелеге билет бәясен алучының үз ихтыярында калдырса, 6 майдан тотрыклы бәя кертелгән. Бер карауның уртача бәясе — 75 сум.

Камал театры онлайн спектакльләре арасыннан иң күп алынганы — «Мәхәббәт FM». Аны 702 кеше сатып алып караган. Җыем — 59,5 сең сум.

Онлайн билет алучыларның 75 проценты — хатын-кызлар. Спектакль караучыларның күпчелеге — 86,58 проценты Татарстаннан. Самара, Мәскәү, Чувашия, санкт-Петербург һәм Түбән Новгород өлкәсеннән, шулай ук, АКШ, Финляндия, Германия һәм башка илләрдән дә караучылар бар.

«Безнең кулланучыларның 46,7 проценты моңарчы театрдан билет сатып алмаганнар. Без аларны яңа җәлеп ителгән тамашачы дия алабыз. 53,3 процент тамашачы моңарчы оффлайн спектакльләребезгә йөргән тамашачы», — дип нәтиҗә ясады Илфир Якупов.

Театрның инстаграмдагы эшчәнлегенә дә нәтиҗәләр ясалган. Театр артисты, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Фәйзуллинаның мунча ягу фоторәсемен 30 меңнән артык кеше караган. Иң күп лайкны Эмиль Талиповның «Бәби алып кайту» хәбәре җыйган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100