news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Осланда яшәүчеләр өчен Тукайга багышланган әдәби онлайн-кичә үткәрелде

Яңа Болгар авылында яшәүчеләр бөек шагыйрь иҗаты белән якыннан танышты.

Югары Осланда яшәүчеләр өчен Тукайга багышланган әдәби онлайн-кичә үткәрелде
«Волжская новь»

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Югары Ослан районының Яңа Болгар авылы клубы җитәкчесе Айгөл Нуриева балалар өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби онлайн-кичә оештырды. Бу хакта «Волжская новь» яза.

Габдулла Тукай балалар әдәбиятын булдыруга зур игътибар бирә, аның төп мотивы табигатькә мәхәббәт. Айгөл Нуриева сүзләренчә, онлайн уку өчен табигать турында шигырьләр сайлап алынган.

Кичәдә Габдулла Тукайның «Пушкинга» һәм «Шагыйрь» шигырьләре, «И туган тел» җыры да яңгыраган.



news_right_1
news_right_2
news_bot