420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). «Созвездие-Йолдызлык» фестивале дирекциясе Инстаграм-аккаунтында туры эфирлар сериясен башлап җибәрде. Бу хакта фестиваль хәрәкәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале үзиизоляция чорында зональ турлары үткәрелеп өлгермәгән катнашучылар белән онлайн-форматта эшли башлады. Беренче булып Буа зональ турында катнашучылар эфирга чыкты. Болар — Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Югары Ослан һәм Тәтеш районы балалары.
Концертларны алып баручы Марина Ясельская педагоглар, ата-аналар һәм балалар белән аралашты. «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашучылар үзизоляциядәге репетицияләр тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Интернет тамашачылар өчен җырлап-биеп тә күрсәттеләр.
Бүген туры эфирга Питрәч зональ турында катнашучылар чыкты. Болар — Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш, Мамадыш районы балалары. 6 майда туры Инстаграм аша туры эфирга Зеленодольск зональ турына катнашучылар чыгачак.