news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара халык хоры «День Победы» җыры белән Татарстанга флешмобта катнашуны тапшырды

Идел буе федераль төбәкләрендә легендар җырны туган телләрендә башкаралар.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Самара өлкәсе «Безнең Җиңү көне» халык җыр марафонында катнашты. Алар эстафетаны Татарстанга тапшырдылар һәм якташларына кыскача мөрәҗәгать яздырганнар. Анда алар Куйбышев өлкәсе халкының Бөек Җиңү якынлашуына керткән өлешләре турында сөйли.

«Самара һәм Идел хоры өчен бу хөрмәт — без һәрвакыт патриотик тәрбия һәм бөек илнең мәдәни мирасын саклау белән шөгыльләнәбез. Һәм бу көнне без игътибарсыз кала алмадык. Һәм барысы да бу җырны башкарырга әзер иде», — диде П.М. Милославов исемендәге Дәүләт Идел буе рус халык хоры директоры Виталий Натаров.

«День Победы» җырын хор вәкилләре башкарды. Чыгышларын «Самара» ДТРКның төп студиясендә яздырганнар. Видеороликны телевидениедә карарга һәм радиода ишетергә мөмкин булачак, шулай ук популяр социаль челтәрләрдә #ФлешмобНашДеньПобеды, #ПесниПобедыПФО #НашДеньПобеды хештеглары белән табарга мөмкин.

Акция Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тәкъдиме белән үткәрелә. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Марий Эл Республикасы филармониясенең һәм капелласының әйдәп баручы солистлары «День Победы» җырын туган телләрендә башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100