news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры Фирүзә Зиннәтуллина юбилеена «Мәхәббәт күгәрченнәре» комедиясен чыгарды

Театрда Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зиннәтуллинаның юбилее узды.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Юбилеена багышлап спектакль куелу – бөтен артистларга да эләгә торган бәхет түгел. Кичә Кариев театрының өр-яңа сәхнәсендә өр-яңа спектакль премьерасы белән беренче зур юбилеен уздырган актриса Фирүзә Зиннәтуллинага кызыгып, хезмәттәшләре шушы фикерне җиткерделәр.

Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зиннәтуллинаның 50 яшьлегенә багышлап, Владимир Гуркин әсәре буенча «Мәхәббәт күгәрченнәре» комедиясен сәхнәләштерде. «Мәхәббәт күгәрченнәре» - һәр совет кешесенә яхшы таныш «Любовь и голуби» лирик фильмының татарчалаштырылган варианты.

Фильмны 1984 елда Владимир Меньшов куйган. Күгәрченнәр үрчетүче Василий Кузякин белән аның хатыны Надюша тарихын Александр Михайлов белән Нина Дорошина уйнаган иде. Ә инде курортта Василийның башын әйләндергән Раиса Захаровна – Людмила Гурченко. Кариев сәхнәсендә ир белән хатын ролен Илфат Камалиев белән Фирүзә Зиннәтуллина башкарды, араларына Гөлнара Абитова героинясы керә.

Зал тутырып килгән тамашачы лирик спектакль карады. Спектакльдән соң сәхнәгә ак күлмәктән, патшабикәләрчә, Фирүзә Зиннәтуллина чыкты. Котлауларны туганнары башлап җибәрде. Актриса тумышы белән Пермь өлкәсенең Барда районының Күвья авылыннан. Апасы Хәния үзләренең сигез балалы гаиләдә рус-татар авылында үсүләрен, Фирүзәнең балачактан балерина булырга хыяллануы турында сөйләде. Ә кызы Ләйсән әнисенең бик яшь булуыннан һәм гел кыска итәкләрдән йөрүеннән уңайсызлануын әйтте. “Хәзер без аның белән бертуганнар кебек, әниемнең яшь булуына сөенәм”, - диде кызы.

Рәсми котлауларга килгәндә, Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын Татарстан Мәдәният министрлының Һөнәри сәнгатьне үстерү бүлеге мөдире Дилия Хәйретдинова тапшырды.

Камал театры исеменнән актрисаны театрның музыка бүлеге җитәкчесе Фоат Әбүбәкеров котлады: “Бу театрны Музыкаль театр итәсе иде. Сәхнә алдына чокыр казып музыкантлар утыртасы иде”, - дигән теләген дә җиткерде музыкант һәм яңа бинага дога булсын дигән теләк белән скрипкасында “Сибелә чәчәк” халык көен уйнады. Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, иң талантлы артистларның Бардадан булуын әйтеп, театрның легендар актрисасы Дамирә Кузаеваны искә алды. “Барда төбәге – һәр авылда театр булган як”, - диде ул, сокланып.

Тамашачы юбилей кичәсендә Фирүзә Зиннәтуллинаны кинорежиссер буларак та алкышлады. Мәсәлән, аның “Гыйшык алмасы” кыска метражлы фильмы биш кинофестивальдә булган, фильм - Бхубанешвар шәһәрендә уза торган "Алтын өчпочмак" Халыкара кинофестивале лауреаты.

Фирүзә Зиннәтуллинаны педагоглары, курсташлары һәм коллегалары котлады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100