news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар белән очрашу көтелә

Тукай музеенда узачак «Әйдә халыкка хезмәткә!» исемле очрашуда тамашачылар кандидатларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар белән очрашу көтелә
архив/Владимир Васильев

(Казан, 29 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 31 мартта 14.00 сәгатьтә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда 2021 елда Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар белән «Әйдә халыкка хезмәткә!» дип аталган очрашу кичәсе уздырыла.

«Ел саен март–апрель айларында Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатлар белән шагыйрьнең әдәби музеенда очрашулар инде традициягә әйләнде», — дип хәбәр итте музейның директоры Гүзәл Төхвәтова «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Тамашачылар кандидатларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, әдәби әсәрләр тыңлый, рәссамнарның картиналарын бәяли алачак.

Тукай премиясенә 2021 елда кандидатлар түбәндәгеләр:

  • «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен Факил Сафин; 
  • «Кояшны кочкан малай», «Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен Ләбиб Лерон; 
  • «Казан-йорт», «Олуг Мөхәммәд», «Бибимәмдүдә абыстай» тарихи романнары өчен Марат Әмирханов; 
  • Милли сәнгать өлкәсендәге күпьеллык хезмәте һәм аерым алганда «Микулай» пьесасы өчен Мансур Гыйләҗев; 
  • Татар театры сәнгатенә керткән өлеше өчен Дания Нуруллина; 
  • «Туган як моңнары» картиналары сериясе өчен (44 картина) Мадияр Хаҗиев; Татарстанның архитектура мәдәниятенә керткән өлеше өчен Фирдәвес Ханов; Графика сәнгатенә керткән өлеше өчен Григорий Эйдинов; 
  • Габдулла Тукай иҗатына һәм татар халкы тарихына багышланган эшләре өчен Рушан Шәмсетдинов.

Очрашуга керү ирекле. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843-59) 0-86-67.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100