Татарстан мәдәният министры «татарча Netflix» ясау идеясе турында фикерен әйтте

Ирада Әюпова фикеренчә, булган платформаларны алга этәрү белән шөгыльләнү яхшырак.

(Казан, 29 март, «Татар-информ», Лина Сәримова). Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова хәзерге вакытта Netflix стриминг платформасының татар кинофильмнары, спектакльләре һәм анимацион картиналары урнаштырылган вариантын ясау ихтыяҗы булуда шикләнә. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгына интервьюда хәбәр итте.

«Минем позиция күпләргә ошамаска мөмкин, шәхси  фикеремне әйтәм. Минемчә, үзебезнекен ясауга караганда булган платформаларны алга этәрү белән шөгыльләнү яхшырак. Чөнки иң зур чыгымнар мәйданчык ясауда түгел, ә аны алга этәрүдә», — диде министр.

«Барысы да безнең максатларыбызга бәйле. Әгәр сүз татар мәдәнияте өчен ниндидер резервация булдыру турында булса, әйдәгез, татарларга багышланган һәм барысы да татар телендән булган цифрлы платформа ясыйк. Әгәр без үзебезне тануларын телибез һәм контентны глобаль киңлеккә этәрергә ниятлибез икән, бу бөтенләй башка концепция», — дип өстәде Ирада Әюпова.

Татарстанда «татарча Netflix» ясау турында сөйләшүләр алып барылуы март башында билгеле булды. Бу хакта «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, «татар телендә милли платформа бик перспективалы һәм алга киткән адым булачак». 

Ирада Әюпова белән тулы интервьюны Sntat.ru сайтында укыгыз.