news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскида «Театраль Идел буе» фестивале лауреатлары ачыкланды

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң яхшы спектакль дә билгеләнгән.

Ижевскида «Театраль Идел буе» фестивале лауреатлары ачыкланды
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Ижевскида «Театраль Идел буе» фестиваленә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр игълан ителде. Туры эфирда Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендәге студияләр булды, анда фестивальдә катнашучылар, жюри әгъзалары, театр сәнгатен яратучылар җыелган иде.

Татарстаннан «Театраль Идел буе» фестиваленең округ этабында Әлмәт нефть институтының «Дебют» студентлар коллективы һәм Казанның «ЕрашОК» сатира һәм юмор эстрадасы балалар театры катнашты. Бу турыда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тапшыру барышында округ төбәкләренең театр традицияләре һәм мәдәни кыйммәтләре тәкъдим ителде. Катнашучылар фестивальнең үз төбәкләрендә ничек узуы турында сөйләде. Төбәк мәйданчыкларының туры эфирга чиратлашып чыгулары барышында төбәкләрнең эксперт жюри вәкилләре төрле номинацияләр буенча фестивальдә җиңүчеләрнең үз версияләрен әйтте.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң яхшы яшьләр һәм иң яхшы балалар спектакльләре, иң яхшы актер, актриса һәм режиссерлык эшләре (яшьләр һәм балалар номинацияләрендә), шулай ук театр афишалары һәм плакатлар авторлары арасында җиңүчеләр билгеләнде. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң яхшы спектакль билгеләнгән.

Иң яхшы спектакльләрне (Чувашстан Республикасы яшьләренең Страна слепых» һәм Самара өлкәсе укучыларының «Шинель») округ төбәкләре телеканалларында күрсәтергә планлаштыралар.

2021 елның 23 апрелендә Ижевскида Удмуртия Республикасы Дәүләт милли театрының зур сәхнәсендә иң яхшы студентлар спектакле күрсәтеләчәк һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

  • «Театраль Идел буе» фестивале — округ иҗтимагый проекты, ул Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы буенча Россиядә Театр елында (2019 ел) башланды. Конкурс яшьләр (18-30 яшь) һәм балалар театр коллективлары (6-17 яшь) өчен үткәрелә.

«Театраль Идел буе» фестивалендә (2020-2021 еллар сезонында) Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 416 театр коллективы (157 яшьләр театры һәм 259 мәктәп коллективы) катнашкан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100