news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәлим Җәләловның 80 яшьлек юбилее уңаеннан шигъри-музыкаль кичә була

Камал театрының Кече сәхнәсендә узачак кичәдә спектакльләрдән видео-өзекләр дә күрсәтеләчәк.

Хәлим Җәләловның 80 яшьлек юбилее уңаеннан шигъри-музыкаль кичә була
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Камал театры Татарстанның халык артисты Хәлил Җәләловның 80 яшьлек юбилей кичәсенә чыкыра.

5 апрель 19.00 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләловның юбилее уңаеннан шигъри-музыкаль кичә була, дип хәбәр итте театрның матбугат хезмәте.

«Программада поэтик чыгышлар, дуслар, коллегалар котлавы, шулай ук, спектакльләрдән видео-өзекләр. Кичәнең сценарий авторы — Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, режиссеры — Радик Бариев», диелә хәбәрдә.

Хәлим Җәләлов - Татарстанның халык артисты (1992), Абдулла Алиш премиясе лауреаты (2016), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

1940 елның 27 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.

Ул характерлы рольләр остасы. Сәхнә образлары үзләренең халыкчан, ихлас күңелле һәм бик табигый булулары белән аерылып тора. Балалар өчен пьесалар яза.(Камал театры белешмәсе.)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100