news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә татар язучылары шигърият кичәсе оештырды

Нәфис сүз осталары Клара Кучковская, Галия Абайдуллина, Сәгыйть Сагитов, Мөнирә Хөснетдинованың себер татар телендә язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде.

Төмәндә татар язучылары шигърият кичәсе оештырды
yanarish72.ru

(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә өлкә себер татар язучылары берләшмәсе оештырган «Кайран себер телгенәм» дигән шигърият кичәсе узды. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

Кырынкүл авылы, Каскара бистәсе һәм шәһәрдән җыелышып килгән кунакларны өлкә себер татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе Клара Кучковская сәламләде. Ул өлкә себер татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәүсия Марганова белән Вагай районы мохтарияте рәисе Фәрхәт Шаморадовның язучылар берләшмәсенә кабул ителгәннәрен әйтеп, аларга тантаналы рәвештә таныклык тапшырды.

Филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин җирле шагыйрьләренең себер татар телендә бастырылган китаплары белән таныштырып, берничә шигырь укыды.

Нәфис сүз осталары Клара Кучковская, Галия Абайдуллина, Сәгыйть Сагитов, Мөнирә Хөснетдинованың себер татар телендә язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Шигырь яратучылар арасында укучылар булуы аеруча сөендерде.

Чарага нәтиҗә ясап, Клара Кучковская, Хәлил Вагайлы тамашачыларны үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар һәм берничә шигырен дә тәкъдим итте. Максим Сагидуллин Галия Абайдуллинаның «Үс көйөмнө сусып пағам» дигән китабына тирән анализ ясады. Оештыручылар килүчеләргә һәм татар мәдәният үзәгенә рәхмәтләрен белдерде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100