news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсенең Карсун районында Татар мәдәнияте айлыгы башланды

Мәдәният айлыгы 21 февральдә — Халыкара туган телләр көнендә тәмамланыр дип көтелә.

Ульяновск өлкәсенең Карсун районында Татар мәдәнияте айлыгы башланды
emet73.ru

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең Карсун районында СССРның халык рәссамы Аркадий Пластов исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә Татар мәдәнияте айлыгы башланды. Чарада мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, мәктәп hәм техникум укучылары катнашты. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Милли бәйрәм кунакларын район башлыгы Шамил Шамшетдинов сәламләде. Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Нугай иле урта мәктәбенең ана теле укытучысы Равия Юсупованы Мактау грамотасы белән бүләкләп, мәктәпкә татарча китаплар тапшырды.

Өлкәнең тарих hәм мәдәният үсеше үзәге белгече, тарих фәннәре кандидаты Александр Кобзев Ульяновск төбәгендә ислам диненең торышы турында сөйләде.

«Безнең районда ел саен Татар мәдәнияте айлыгы уздыру күркәм традициягә әверелде», — диде Карсун медицина техникумы студенты, район татар автономиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Меннибаева.

«Белоснежка» балалар бакчасы педагогы Алсу Юнусова тәрбия учреждениесендә милли мәдәниятләр айлыгы уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Бәйрәм концертында «Белоснежка» балалар бакчасы нәниләре, Карсун hәм Нугай иле урта мәктәпләре, медицина техникумы укучылары үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтте, шулай ук сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышы да соклану тудырды.

Татар мәдәнияте айлыгы көннәрендә белем бирү учреждениеләрендә hәм мәдәният йортларында төрле очрашулар, иҗат кичәләре узачак, күргәзмәләр эшләячәк. Мәдәният айлыгы 21 февральдә — Халыкара туган телләр көнендә тәмамланыр дип көтелә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100