news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Мәскәүдә узачак федераль Сабан туена әзерлек башланды

ТАССРның 100 еллыгы елында Сабан туе Россия башкаласында 3 һәм 4 июльдә узачак.

Түбән Камада Мәскәүдә узачак федераль Сабан туена әзерлек башланды
архив/Михаил Захаров

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Кама быел яңадан федераль Сабантуйны оештыручыларның берсе булачак. ТАССРның 100 еллыгы елында сабан бәйрәме Россия башкаласында 3 һәм 4 июльдә узачак. 2020 елгы Бөтенроссия Сабан туена әзерлек башланды инде. Бу хакта Түбән Кама районының Мәдәният идарәсе башлыгы Гүзәл Мөбәрәкшина Инстаграм битендә сөйләде.

«Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев рәислегендә оештыру комитеты утырышы узды. Анда федераль Сабантуйга әзерлек һәм уздыру турында фикер алыштылар», — диде ул.

Мәскәүгә кадәр федераль Сабантуй Чабаксар, Әстерхан, Түбән Новгород, Красноярск, Томск, Төмән, Владивосток, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдә узды.

Социаль челтәр кулланучылары Гүзәл Мөбәрәкшина язмасына актив рәвештә комментарийлар калдырган, аңа әзерлектә уңышлар теләгән. «Уңышлы үткәрүегезнең телим!», «Ышанам, сез һәм сезнең команда бик шәп башкарырсыз!», «Бик зур тәҗрибә белән онытылмаслык тәэсирләр калачак», — дип язган Түбән Камада яшәүчеләр.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Каждый новый день - это новая история, новые события и люди. Бесконечно благодарна судьбе и единомышленникам, коллегам и наставникам за возможность участвовать в организации масштабных проектов. Ведь за этим мощным мастер-классом - опыт и незабываемые мгновения общения! Под председательством заместителя премьер-министра Республики Татарстан Шайхразиева Василь Гаязовича приняли участие в совещании организационного комитета по подготовке и проведению 3 и 4 июля 2020 года XX Федерального Сабантуя в г. Москва.

Публикация от Гузель Мубаракшина (@guzel_mubarakshina_nk)


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100