Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Олег Кинҗәгулов Чаллы театрына башкарма директор билгеләнү хәбәрен кире какты
Чаллы театры сайтындагы яңа башкарма директор билгеләнү турында мәгълүмат дөрес булып чыкмады.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Руслан Исмәгыйлевның Чаллы татар дәүләт драма театрының башкарма директоры итеп билгеләнүе турындагы мәгълүмат расланмады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов әйтте.
Кичә театрның сайтында башкарма директор итеп Руслан Исмәгыйлев билгеләнүе турында хәбәр барлыкка килгән иде, сәнгать җитәкчесе мәгълүматны кире какты. Ул сайтта дөрес булмаган мәгълүмат барлыкка килүен пиар-менеджерның ашыгуына бәйләп аңлатты.
«Устав үзгәрү сәбәпле директор вазифасы башкарма директор статусын ала. Әлегә бу урын вакантлы», — диде театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.
Шушы көннәрдә Татарстан Мәдәният министрлыгы ике дәүләт театрының идарә концепциясенә үзгәреш кертте. Боларның берсе — «Әкият» татар дәүләт курчак театры, икенче — Чаллы татар дәүләт драма театры. Татарстан мәдәният министры бу ике театрга сәнгать җитәкчеләре билгеләде. Театр уставы буенча театрның башкарма директорын сәнгать җитәкчесе билгели.
- ТР Мәдәният министрлыгы билгеләп үткәнчә, башкарма директор театрның административ-хуҗалык эшчәнлеге белән шөгыльләнәчәк, аның эшчәнлеге сәнгать җитәкчесе карамагында башкарыла.
- Руслан Исмәгыйлев 2007 елдан театрда директор урынбасары булып эшләде. Театр директоры Рашат Фәйзрахманов үз теләге белән эштән киткәннән соң директор вазыйфасын башкаручы итеп билгеләнгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз