news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Звезда» телеканалында совет дипломаты Кәрим Хәкимов турында фильм күрсәтелде

Кәрим Хәкимов - совет дипломаты, совет Россиясенең гарәп илләрендәге беренче вәкаләтле вәкиле, Совет Республикасы һәм гарәп-фарсы дөньясы арасында мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур өлеш керткән шәхес.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). «Звезда» телеканалында совет дипломаты Кәрим Хәкимов турында фильмның ике сериясен күрсәттеләр

«Башинформ» хәбәр итүенчә, «Кәрим Хәкимов» — «Советский паша» һәм «Миссия выполнима» документаль фильмының премьерасы 26 декабрьдә «Звезда» телеканалында булды.

Кәрим Хәкимов — совет дипломаты, совет Россиясенең гарәп илләрендәге беренче вәкаләтле вәкиле, яшь Совет Республикасы һәм гарәп-фарсы дөньясы арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур өлеш керткән шәхес. 1925 елда Хәкимов кече хаҗ — гомрә кыла, бу исә аны Кәрим-бәй дип атаган Гарәп элитасы күзләрендә аның абруен арттыра.

1938 елда аңа карата репрессияләр һәм аннан соң җәзалау Согуд Гарәбстаны Корольлегенең бүгенге көндә дә хакимлек итүче династиясе вәкилләренә тирән тәэсир ясый. Бу ил белән СССР арасында дипломатик мөнәсәбәтләр Кәрим Хәкимовны чакыртып алганнан соң өзелә.

Фильмда Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча Илчесе Олег Озеров, Россия дипломатлары Андрей Бакланов, Геннадий Тарасов, Россия Фәннәр академиясенең Африка мактаулы президенты Алексей Васильев, публицист Шамил Вәлиев, халыкара журналист Радик Әмиров һәм башкалар катнаша, диелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot