Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Кинематографистлар союзы Казанда яңа кинофестиваль оештырырга ниятли
Бәйгегә картиналарны сайлап алу Казан халыкара мөселман фестиваленә караганда иреклерәк булачак.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанның Кинематографистлар союзы Казанда үз кинофестивален оештырырга планлаштыра. Казан халыкара мөселман кинофестиваленнән аермалы буларак, аның программасы иреклерәк булачак. Бу хакта «Татар-информ»га союз рәисе, кинорежиссер Илдар Ягъфәров сөйләде.
«Үзебезнең кинофестивальне оештыру идеясе бар. Бүген Казан халыкара мөселман кинофестиваленең чикләүләре бар. Кызганыч, анда Якын Көнчыгыштан, Азиядән күп фильмнар килә. Ни өчен кызганыч? Чөнки картиналарның күбесен һәвәскәрләр төшергән», — диде Ягъфәров.
Кинорежиссер фикеренчә, мондый фильмнарга тамашачылар аз йөри, нигездә дини кешеләр килә.
«Казанда зур дөньяви фестиваль кирәк. Без Россия киносы форматында яшибез, ә аны Мөселман кинофестиваленә бик аз алып киләләр», — диде Татарстанның Кинематографистлар союзы рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз