news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры артисты Габделфәрт Шәрәфиев китте... мәңгелеккә

Аңа нибары 63 иде...

 (Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләр академия театры тирән кайгы кичерә. Милли театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле шәхес, Татарстанның халык артисты Габделфәрт Әхәт улы Шәрәфиев 27 декабрь көнне вафат булды, дип хәбәр иттеләр театрдан.

Бүген Г.Камал театрында киң җәмәгатьчелек мәрхүм белән хушлашты. Габделфәрт Шәрәфиевкә нибары 63 яшь иде...

Шәрәфиев Габделфәрт Әхәт улы 1951 елның 6 гыйнварында Кукмара районы Янил авылында туган. 1973 елда Ленинградта театр институтын тәмамлый (ЛГИТМИК, татар студиясе) һәм Татар академия театрында эшли башлый.

Рольләре: Мансур — "Әлдермештән Әлмәндәр" Т.Миңнуллин, Алеша — "Тәкәббер гашыйклар" А.Кузнецов, Зәйтүн — "Синең урыныңа кайттым" Р.Хәмид,Гамир — "Китәм инде" Р.Хәмид, Миргаян — "Кичер мине, әнкәй!" Р.Батулла, Андраш — "Нихәл, яшь иптәш?" Ш.Тот,Чиголотти —"Болан-Патша" К.Гоцци, Базарбай — "Ахырзаман" Ч.Айтматов, Хөснулла — "Асылъяр" М.Фәйзи, Галиулла - "Шулай булды шул" - Туфан Миңнуллин, Исмәгыйль - "Хан кызы Турандык" - Карло Гоцци, Шәңгәрәй бай - "Арбалы хатыннар" - Зәки Зәйнуллин һ.б.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100