news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тарихта без әзлебез» республикакүләм шәҗәрәләр конкурсының җиңүчеләре билгеле булды

Беренче урынны һәм 130 мең сум күләмендәге бүләкне — Кукмара районы Починок-Кучук авылыннан марилар — Иксановлар гаиләсе алды.

«Тарихта без әзлебез» республикакүләм шәҗәрәләр конкурсының җиңүчеләре билгеле булды
Владимир Васильев

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Казанда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без әзлебез» шәҗәрәләр конкурсының финалы узды. Театр сәхнәсендә көч сынашкан алты гаилә арасыннан жюри комиссиясе өч җиңүчене сайлап алды.

Конкурста барлыгы Татарстанның 37 районыннан 38 гаилә катнашкан. Район һәм зона этапларын узган алты гаилә бүген театральләштерелгән чыгыш белән тамашачыларга үзләренең нәселләрен тәкъдим итте. Тамаша алдыннан театр фойесында һәр финалист нәсел традицияләрен саклау буенча күркәм күргәзмә һәм аш-суга осталыкларын күрсәтте. Күргәзмә белән Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә танышты.

«Бик яхшы традиция аякка басып килә. Быел икенче мәртәбә үткәрәбез бу бәйгене. Күргәзмәне күреп, нык шатландым. Бу проект күп нәрсәне уйлата. Ничә буын нәселеңне беләсең? Кайда җирләнгәннәр? Каберләре нинди хәлдә микән? Әлеге чарада бу сорауларны үз-үземә бирдем мин. Башкаларның да шундый уе тугандыр. Мин бу бәйгене бәйрәм дип тә, тамырларны өйрәнү эше дип тә атар идем. Мондый чаралар һәрберебезгә гаилә кыйммәтләренең никадәр мөһим икәнен күрсәтә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бәйгене оештырып җибәрүче Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова җиңүчеләрнең исемнәрен атады. «Гаиләләребез үзләренең җырлау, бию осталыкларын, тамырларының никадәр тирән белүләрен шундый матур итеп күрсәтә алдылар. Бу чын йөрәктән булды. Киләсе елда һәр районнан тагын да күбрәк гаилә катнашыр һәм җитәкчеләр үз төбәгендәге нәсел тамырларын саклаучыларны күрсәтергә ярдәм итәр дип өметләнәм», — диде Гөлнара Габдрахманова.

Өченче урынны Апас районыннан Вәлиуллиннар гаиләсе яулады. Икенче урында — Казаннан Газизҗанов-Фәхриевлар гаиләсе. Беренче урынны һәм 130 мең сум күләмендәге бүләкне — Кукмара районы Починок-Кучук авылыннан марилар — Иксановлар гаиләсе алды.

«Починок-Кучук авыл җирлегенә биш мари авылы керә. Аларда барлыгы җиде йөзгә якын мари яши. Авылдашлар үз милләт кешеләре белән генә гаилә корырга тырышканга, шушы биш авыл халкының нәсел җепләре нык бәйләнгән. Конкурста катнашучы туганнар да әлеге авыллардан җыелды. Без конкурска бик тырышып әзерләндек. Милли киемнәрне, традицияләрне, җыр-биюне кадерләп саклыйбыз, һәрвакыт җырлап-биеп яшибез», — дип уртаклашты Иксановлар нәселе дәвамчысы Оля Санникова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100