news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан яшь тамашачы театры туган көнендә тамашачыларга эксклюзив фотоархив күрсәтәчәк

1 декабрьдә тамашачыларга Валентин Губарев картиналарыннан «Зурлар өчен кышкы әкият» дип аталган калейдоскоп тәкъдим ителәчәк.

Казан яшь тамашачы театры туган көнендә тамашачыларга эксклюзив фотоархив күрсәтәчәк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). 1 декабрьдә Казан яшь тамашачы театры 88 еллыгын уздырачак. Бу кичтә театрда Валентин Губарев картиналарыннан «Зурлар өчен кышкы әкият» (режиссеры Туфан Имаметдинов, драматург — Михаил Меркушин) калейдоскобы күрсәтеләчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакль башланыр алдыннан фойеда тамашачыларга уникаль фотоархив тәкъдим ителәчәк. Биредә «Погром», «Буря», «Гроза», «С любимыми не расставайтесь», «Остановите Малахова!», «Оборотень» һәм башка легендар спектакльләрдән фотолар, 30 нчы еллардагы афишалар һәм программкалар күрсәтеләчәк.

Моннан тыш кичә кунаклары, портрет залында QR-кодлар ярдәмендә артистларның ретро фотоларын карый алачак.

Чара 18:30 сәгатьтә башланачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100