news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры фин татарларына Татарстанда татарча гына сөйләшкән төбәк барлыгын ачкан

Әтнә театры Финляндиядә иҗади сәфәрдә булып кайтты.

Әтнә театры фин татарларына Татарстанда татарча гына сөйләшкән төбәк барлыгын ачкан
Султан Исхаков

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Әтнә театры Финляндия татарларына Татарстанда чиста татар теле һәм татар әхлагы сакланган төбәк барлыгын күрсәтеп кайтканнар. Әтнә театрының Финляндиягә сәяхәте турында «Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

«Без Хельсинкида яшәгән милләттәшләребез чакыруы буенча иҗади сәфәрдә булып кайттык. Финляндиягә Чыңгыз Айтматовның „Гүзәлем Әсәл“ спектаклен алып бардык. Беренче көнне спектакль күрсәтсәк, икенче көнне халык җырларыннан һәм биюләреннән торган концерт программасын тәкъдим иттек», — диде театр директоры Ленур Зәйнуллин.

Концерт программасы Финляндия татарлары соравы буенча әзерләнгән. Концертны үз шигырьләре белән шагыйрә Гөлүсә Батталова алып барган. Театр артистлары халык җырларын баш режиссер Рамил Фазлыевның баянына кушылып башкарганнар.

«Безне бик җылы каршыладылар. Спектакль һәм концертыбыздан канәгать калдылар кебек. Мин концертта тамашачы янында утырып, аларның тәэсирләрне күзәттем. Мең кат ишетелгән җырлар, каралган биюләр аларга бөтенләй башкача тәэсир итте. Хельсинкидан „Бу программаны үзебезнең тамашачыга да тәкъдим итергә кирәк“, дигән фикер белән кайттым», — ди театр директоры.

Финляндиядә яшәүче татарлар Татарстанда бары тик татар телендә генә сөйләшкән район барлыгын белеп гаҗәпләнгәннәр һәм бирегә сабан туена килергә теләк белдергәннәр.

Әтнә театрының Хельсинкига иҗади сәфәре Финляндия төркиләре берлеге рәисе Варол Абдрахим, Финляндиянең Ислам җәмгыяте җитәкчесе Гөлтән Бәдретдин катнашында оештырылган. Финляндиягә Әтнә кунаклары белән танышырга Эстониядә яшәүче татарлар да килгән.



Галерея: Пресс-конференция о планах нового сезона Атнинского театра им Г.Тукая
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100