news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин татар театры әхлаклы булырга тиеш дип саный

Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры – Россиядә бердәнбер авыл дәүләт театры.

Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин татар театры әхлаклы булырга тиеш дип саный
Султан Исхаков

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Әтнә театры бары тик әхлаклы спектакльләр генә куя дип билгеләде театрның йөзен аның директоры Ленур Зәйнуллин. Бу хактагы фикерләрен ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә җиткерде.

«Әтнә театры ул Әтнә төбәгенең йөзен күрсәтә. Россиянең бердәнбер авыл дәүләт театры татар авылында урнашкан. Безнең халкыбыз ул бик зәвыклы. Шуңа күрә безнең спектакльләребез аларның таләпләренә җавап бирергә тиеш. Без үз сәхнәбездән эчүчелекне, тәмәке тартуны күрсәтүгә каршы. Максатыбыз — тәрбияви һәм гыйбрәт ала торган спектакльләр чыгару», — диде Ленур Зәйнуллин.

Әтнә театры режиссерлар чакырыр алдыннан аларның эшен генә карап калмый, аның турында фикерләрне дә туплый. «Без үзебез караштан чыгып, режиссерлар өчен кысаларны билгелибез. Безгә әхлакый яктан матур спектакльләр кирәк», — ди директор.

Хәзерге вакытта Әтнә театрында кырымтатар режиссеры Ренат Бикташев Мольерның «Мещанин во дворянстве» пьесасы буенча «Көрәктән — сәнәк» спектаклен куя. «Килгән режиссер безнең таләпләрне белә һәм аның үз фикере дә безнең карашларга туры килә», ди Ленур Зәйнуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100