news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музейда «Татар халкы тарихы» күргәзмәсе ачыла

Күргәзмәдә Чаллы рәссамы Ирек Массаровның 50дән артык эше урын алган.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Милли музеенда халыкның тарихи һәм мәдәни хәтеренә юнәлгән күргәзмә эшли башлый. Чаллы рәссамы Ирек Массаров «Татар халкы тарихы» күргәзмәсенең ачылу тантанасы турында Милли музейның матбугат үзәге хәбәр итә.

Яңа күргәзмәдә рәссамның 50дән артык эше урын алган. “Рәссам үзенчәлекле иҗади карашка ия. Аның эшләре борынгы бабаларыбыз тормышындагы вакыйгаларга, аларның гореф-гадәтенә һәм традицияләренә багышланган. Әлеге рәсемнәр татар милли мәдәниятендә буыннар бәйләнешен күрсәтә, татар халкының этник үзенчәлекләрен бирә”, - диелгән күргәзмә анонсында.

Татарстан рәссамнары берлеге әгъзасы Ирек Массаровның күргәзмәсе бүген Татарстан Милли музеенда 15.00 сәгатьтә ачыла.

Күргәзмә 22 декабрьгә кадәр эшләячәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100