Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Наилә Сәгыйрова концертының үзенчәлеге - классик әсәрләрне заманча рухта башкаруда
Наилә Сәгыйрова концертының үзенчәлеге - классик әсәрләрне заманча рухта башкаруда
(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә шушы оешманың Опера һәм камера бүлеге солисткасы Наилә Сәгыйрова белән матубгат конференциясе булды. Ул җырчының 20 ноябрьдә узган “Вокаль музыкасы шедеврлары” дип аталган бердәнбер концерты уңаеннан үткәрелде.
Әлеге концерт беренче карашка гадәти концерт кебек кенә тоелса да, чынында ул үзенең кабатланмас һәм үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Моны исә җырчының классик әсәрләрне заманча рухта тамашачыга җиткерүе белән аңлатырга кирәк. Тагын шунысы да игътибарга лаек: концертның программасын Н.Сәгыйрова үзе төзегән иде. Анда Рахманинов, Беллини, Гуно кебек дөньякүләм танылган авторларның әсәрләре, шул исәптән “Зөлхиҗә” һәм “Идел вальсы” халкыбызның музыкаль җәүһәрләре дә урын алган.
“Чынлыкта, музыка сәнгатендә шактый көчле әсәрләр бар. Аларны бары тик тамашачыга югары дәрәҗәдә җиткерә белергә генә кирәк. Шул ук вакытта тамашачы гел бертөрлелектән арып китмәсен өчен, яңалык кертү дә урынлы”, - диде җырчы.
Концерт көчле алкышлар астында үтте. Моның сәбәбе классик әсәрләрне заманча төстә тамашачыга җиткерүдә булды. “Әлеге югарылыкка ирешүдә исә Казан музыка училищесында эшләүче музыкант Юрий Чаплинның өлеше гаять зур. Чөнки оранжировкаларны ул башкарды”, - дип белдерде Наилә ханым.
Җырчының киләчәккә планнарына килгәндә, ул әлеге концертын җәй айларында, филармониянең сезон ябылу уңаеннан янә бер кабатларга планлаштыра. Моннан тыш ул республиканың кайбер шәһәр һәм районнарында, шулай ук Ульяновски, Самара, Сарытау кебек якын-тирә төбәкләрдә дә чыгыш ясарга мөмкин булыр иде дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз