news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гамил Әсхәдуллин: Мин сәхнәдә юмор остасы, ә тормышта җитди кеше

«Мунча ташы» театры җитәкчесе «Бер-бер хәл» сериалында төп рольләрнең берсен уйный.

Гамил Әсхәдуллин: Мин сәхнәдә юмор остасы, ә тормышта җитди кеше
Солтан Исхаков

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Мунча ташы» театры җитәкчесе Гамил Әсхәдуллин үзен сәхнәдә юмор остасы булса да, тормышта җитди кеше булуын әйтте.

Гамил Әсхәдуллин 25 октябрьдән «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтелә башлаган «Бер-бер хәл» сериалында төп рольләрнең берсен уйный. Беренче серияләрдә ул катнашмады, ләкин тиздән тамашачы аны күрәчәк. Артист сериалда төшүе турында «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Мелодрамада ничек уйнадым икән дигән сорау үземдә дә тора, ләкин минем герой үз халәтемә туры килә. Мин сәхнәдә юмор остасы, ә тормышта җитди кеше. Сәхнәдән төшүгә, мин җитди кешегә әвереләм», — диде Гамил Әсхәдуллин.

Актер «Бер-бер хәл» сериалында бабай булып уйный. Рольне уйный башлагач, хатыны аның холкында үзгәрешләр сизгән.

«Мин сериалда төшү өчен Түбән Камадан Казанга килеп йөрдем. Эштән кайткач, хатын миңа: „Син чынлап та бабайга әйләнеп беткәнсең“, — диде. Чәч агартылды. Йөрешкә кадәр әкренәйде. Дусларны озак күрмәгәч, чирли дип уйлаганнар. 38 градус эсседә сериал төшереп яттык», — дип уртаклашты журналистларга Гамил Әсхәдуллин.



Галерея: «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясен һәм «Бер-бер хәл» сериалын тәкъдим итү
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100