news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Казан этабы «Адымнар» мәктәбендә узачак

Быел «Җәлил укулары» Халыкара әдәби бәйгесе өченче тапкыр оештырыла.

«Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Казан этабы «Адымнар» мәктәбендә узачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Мәртәбәле конкурсны уздыруда хәзер башкалада яңа ачылган «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы дә үз өлешен кертәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге уку йорты бәйгенең Казан этабында катнашучыларны үз бинасында кабул итәргә әзер.«Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыру комитеты җитәкчесе Алмаз Нургалиев һәм «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов шул хакта килештеләр.

Быел «Җәлил укулары» Халыкара әдәби бәйгесе өченче тапкыр оештырыла. Анда катнашучылар саны да елдан-ел арта.

  • 2020 елның 1 октябреннән III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә старт бирелде. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла.

Бәйгенең нигезләмәсе белән сылтама аша танышырга мөмкин — «Җәлил укулары» бәйгесенең нигезләмәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100