news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы татар дәүләт драма театрында сезон ачылышын кичектерү сәбәбен аңлаттылар

Театрның яңа бинасында беренче спектакль ноябрь ахырында куелачак.

Чаллы татар дәүләт драма театрында сезон ачылышын кичектерү сәбәбен аңлаттылар
"Татар-информ" архивы

(Чаллы, 28 октябрь, «Татар-информ»). Чаллы татар дәүләт драма театрында сезон ачылышын ике айга диярлек кичектерүләрен аңлаттылар.

Сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сүзләренчә, репертуарны яңа сәхнәгә көйләү өчен күп вакыт китә.

«Безнең театрның күп кенә спектакльләре иске бинаның кечкенә сәхнәсенә көйләнгән иде. Яңа бинага күчкәч, безнең зур сәхнәбез һәм залыбыз булды, шуңа күрә күп кенә спектакльләрне үзгәртергә туры килә», — диде ул.

Театрның яңа бинасында беренче спектакль ноябрь ахырында куелачак. Ул Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган «Туйга ничә көн кала» музыкаль комедиясе булачак.

«Яңа бинада күрсәтелә торган беренче спектакль ныклап әзерләнгән булырга тиеш. Бу спектакль театр тарихына кереп калачак. Аның төерле коймак кебек булуын теләмибез», — диделәр театрда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100