news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Виталий Агапов Түбән Каманың бер авылында керәшеннәр өчен кичә оештырган

Виталий Агаповның Инстаграмында рәхмәт сүзләре язып калдырганнар.

Виталий Агапов Түбән Каманың бер авылында керәшеннәр өчен кичә оештырган
tuganaylar.ru/

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). 25 октябрь көнне Түбән Кама районы Балчыклы авылында Чаллы керәшеннәре күңелле кичә оештырган. Бу турыда Татарстанның халык артисты Виталий Агаповның Инстаграм социаль челтәренә сылтама белән  "Туганайлар" сайтында хәбәр ителә.

Концертта Чаллы шәһәренең "Карендәшләр" халык фольклор ансамбле дә (җитәкчесе – Виталий Агапов) катнашкан. 

Виталий Агаповның Инстаграмында комментарийлар да калдырганнар. "Рәхмәт, Виталий Васильевич! Ярый әле сез бар. Бөтен дөньяда керәшеннәр бар, алар да яши икәнен белдереп торасыз. Радиодан да еш яңгырый җырларыгыз, ишеткән саен "без дә исән әле" дип сөенеп куям. Сәламәтлек, уңышлар сезгә", - дигән Лариса Әхмәтшина.

"Ике сәгатьлек концерт бер тында узып китте. Искиткеч матур кич утыру булды. Залда утыручылар да "Карендәшләр"гә кушылып җырлап утырды", - дип комментарий калдырган Лидия Чеботарева.

news_right_1
news_right_2
news_bot